🌸 "ТУКАЙЛЫ ЯЗ" - ИҖАДИ ЭШЛӘР БӘЙГЕСЕ 🌸 — 16 апреля 2026 г. в 08:05:33.450
🌸 "ТУКАЙЛЫ ЯЗ" - ИҖАДИ ЭШЛӘР БӘЙГЕСЕ 🌸 Хөрмәтле укучылар, ата-аналар һәм хезмәттәшләр! Мәктәбебездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан «Тукайлы яз" дип исемләнгән иҗади эшләр бәйгесе уздырылды. 📚✨ Бәйгедә 1-11 нче сыйныф укучылары түбәндәге номинацияләрдә үз көчләрен сынады: 🎨 Рәсем - шагыйрьнең шигъри дөньясын буяулар аша сурәтләү; 🧵 Кул эшләре - үз кулларың белән иҗат итү; 🎭 Инсценировка - Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү; 🤖 Ясалма интеллект ярдәмендә видеолар - заманча технологияләрне әдәбият белән берләштерү. Бәйгедә катнашучы барлык укучыларыбызга да рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез! Сезнең иҗади якынлашуыгыз, тырышлыгыгыз һәм Тукай мирасына мәхәббәтегез сокландыра. 💚 Ата-аналарыбызга да зур рәхмәт - сезнең ярдәмегез балаларыбыз өчен бик мөһим! 👨👧👦 Габдулла Тукайның бай мирасы яшь буын күңелләрендә яши һәм яңара! 🌟 #ТукайлыЯз #ГабдуллаТукай #Тукай140 #ЯшьИҗатчылар

