📚 Самат Шакирның тууына 102 ел тулу уңаеннан үткәрелгән әдәби кичә — 15 апреля 2026 г. в 05:20:19.039
📚 Самат Шакирның тууына 102 ел тулу уңаеннан үткәрелгән әдәби кичә Бүген мәктәбебездә күренекле шагыйрь, публицист, язучы, якташыбыз Самат Шакирның тууына 102 ел тулу уңаеннан 5-11 нче сыйныф укучылары өчен махсус әдәби-музыкаль кичә үтте. Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкәрь кызы оештырды һәм алып барды. Кичә укучылар башкаруындагы шигырьләр белән бәйләп алып барылды. Һәр чыгыш шагыйрьнең иҗатына, аның халыкка хезмәтенә һәм рухи мирасына багышланды. Укучылар Самат Шакирның шигырьләрен җанлы итеп сөйләделәр, аның тормыш юлы һәм иҗат серләре турында презентацияләр күрсәттеләр. Чарада шагыйрьнең сүзләренең бүгенге көндә дә үз актуальлеген югалтмавы, яшь буынны тәрбияләүдәге роле аерым билгеләп үтелде. Самат Шакирның шигъри мирасы яшь буынның күңелендә яшәсен, безнең туган телебезгә мәхәббәтне ныгытсын! 📖✨ #СаматШакир #татартеле #татарәдәбияты

