Язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агачларда хуш исле бөреләр уя... — 27 апреля 2026 г. в 05:49:24.795
Язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агачларда хуш исле бөреләр уянган чагында, Күгәй башлангыч мәктәп балалар бакчасында әдәби -музыкаль бәйрәм уздырылды. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бу бәйрәм "Без бәхетле халык.Без шагыйрьле халык мәңгегә" дигән тема астында үтте. .Бүгенге бәйрәмдә дә аның шигырьләре ,әкиятләре сәхнәләштерелде. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде. Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең күңелләрдә горурлык һәм якты хис уята.

