Белем көне белән! — 1 сентября 2026 г. в 12:39:01.077
Белем көне белән! Кадерле балалар, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар, мәктәп-бакчабыз хезмәткәрләре! Сезне Белем көне — 1 сентябрь белән, Яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйбыз! Бүген — яңа уку елының беренче көне. Бу — яңа өметләр, яңа хыяллар, яңа ачышлар вакыты! Күңелегездә белем алуга омтылыш, йөрәгегездә зур максатлар булсын. Педагогларга — сабырлык, илһам һәм сәламәтлек! Укучыларга — тирән белем, зур уңышлар! Ата-аналарга — түземлелек! Яңа уку елы барыгызга да бәхет, уңыш һәм якты киләчәк алып килсен! Көнегез матур, күңелегез күтәренке булсын! Бәйрәм белән, кадерле дуслар!

