🌟Тылсымлы сәяхәт: "Дуслык" лагеры Яңа Кырлайда! — 11 июня 2026 г. в 15:01:11.398
🌟Тылсымлы сәяхәт: "Дуслык" лагеры Яңа Кырлайда! ✨Бүген мәктәп яны "Дуслык" лагеры укучылары өчен онытылмаслык һәм бик күңелле көн булды. Без бөек шагыйребез Габдулла Тукайның балачак еллары узган Яңа Кырлай авылына сәяхәткә бардык. Балалар "Тылсымлы урман" ("Лес Чудес") паркында кунакта булдылар. Биредә укучылар өчен махсус һәм кызыклы экскурсия оештырылды. Балалар әкият дөньясына чумып, яраткан геройларыбыз Шүрәле, Убырлы карчык һәм Камыр батыр белән очраштылар, төрле уеннарда катнаштылар. Бу сәяхәт безгә Яңа Кырлайның гүзәл табигатен күрергә генә түгел, ә бергәләп күңелле һәм файдалы ял итәргә дә ярдәм итте. Балалар өйләренә зур тәэсирләр, якты хисләр һәм онытылмаслык истәлекләр белән кайттылар! 📸 Сәяхәтебезнең иң кызыклы мизгелләре — безнең фотосурәтләрдә! Образовательные учреждения Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ

