📌«Дуслык» мәктәп яны лагерында – Пушкин көне! — 5 июня 2026 г. в 14:34:47.592
📌«Дуслык» мәктәп яны лагерында – Пушкин көне! 6 июнь - бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне. Шул көнгә багышлап, бүген «Дуслык» мәктәп яны лагерында кызыклы чаралар узды. Укучыларга бу истәлекле дата турында мәгълүмат бирелде. Чара барышында балалар асфальтта рәсем ясау бәйгесендә катнаштылар. Күз ачып йомганчы асфальт өстендә Пушкин әсәрләренең персонажлары һәм әкият дөньясы сурәтләнде. Шулай ук "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары белән берлектә квест уены оештырылды. Укучылар ике командага бүленеп, биш станция аша үттеләр һәм төрле кызыклы биремнәрне үтәделәр. Бу ярышта балалар үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Чара бик күңелле узды һәм укучыларга онытылмаслык уңай тәэсирләр калдырды. Образовательные учреждения Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #СилаЯзыка

