"Дуслык" лагерында "Спорт һәм сәламәтлек көне"! — 15 июня 2026 г. в 18:10:07.643
"Дуслык" лагерында "Спорт һәм сәламәтлек көне"! Бүген безнең мәктәп яны "Дуслык" лагерында бик күңелле, файдалы "Сәламәтлек һәм спорт көне" узды. Бу көн һәркемгә яхшы кәеф, онытылмаслык якты мизгелләр бүләк итте. Бәйрәм программасы матур концерт номерлары белән башланып китте. Балалар җырладылар, биеделәр һәм нәфис сүз сөйләделәр. Аннары лагерь тормышы спорт мәйданында дәвам итте. Саф һавада балалар өчен чын татар милли уеннары һәм күңелле эстафеталар оештырылды. Укучыларыбыз үзара көч сынаштылар. Кул көрәше, таяк тартыш, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, стаканга су тутыру, күкәй кабып йөгерү, бүләкләр кисү уеннарында катнаштылар. Спорт уеннарыннан соң балаларны тәмле төшке аш көтә иде. Ачык учакта лагерь вожатыйлары уха пешерде, ә пешекче апаларыбыз хуш исле пылау белән сыйлады. Кайнар самовар чәе бәйрәм өстәленең чын бизәге булды. "Дуслык" лагерындагы спорт бәйрәме бик күңелле узды!

