Күңгәр урта мәктәбендә "Белем көне"🔔 — 1 сентября 2026 г. в 12:53:35.519
Күңгәр урта мәктәбендә "Белем көне"🔔 1 сентябрь — мәктәбебездә зур бәйрәм! Мәктәбебезнең тормышында яңа уку елы старт алды. Бүген беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап үткән нәни беренче сыйныф укучыларының да, соңгы уку елын башлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларының да дулкынланулы тавышлары яңгырады. Бәйрәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланып китте. Бүгенге тантанада кадерле кунакларыбыз: Әтнә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Фатыйхов Рафис Рәфкать улы, ТР Дәүләт Советы депутаты Нугаев Камил Әсгать улы, авыл хуҗалыгы рәисе Хәкимҗанов Ильнур Илдар улы катнаштылар. Кунакларыбыз укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котладылар, үзләренең иң җылы теләкләрен җиткерделәр һәм олы уңышлар теләделәр. Яңа уку елы һәркемгә уңай тәэсирләр, ныклы сәламәтлек һәм зур җиңүләр алып килсен! #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ Образовательные учреждения Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.

