🔥 Игътибар, бәйге! 🔥 — 29 сентября 2026 г. в 08:03:22.731
🔥 Игътибар, бәйге! 🔥 5 октябрь – Халыкара укытучылар көне. “Дәрестән соң” төркеме әлеге уңайдан "Әйтелмәгән сүзләр” конкурсын башлап җибәрде 👇🏻 📌 Күпләрегезнең күңелендә укытучыларыгызга дип саклап йөрткән сүзләр калгандыр. Ниһаять, аны әйтергә вакыт җитте. Әйдәгез, безгә укытучыларыгыз турында җылы истәлекләр, хатлар язып җибәрегез әле. Фотолары белән булса, тагын да яхшырак. Иң үзенчәлекле язмаларны сайлап төркемебездә дә урнаштырачакбыз. Иң кызыклы язма авторларын бүләклибез! 📌 Икенчесе - укытучылар турында кыска видеолар көтеп калабыз. Тик бер шарты бар: 3-4 минуттан артып китмәсен. 📌Моның өчен "Дәрестән соң" төркеменә язылырга һәм бәйге турындагы информацияне "Вк"дагы сәхифәгезгә күчереп алырга кирәк. Иҗади эшләрегезне атна дәвамында төркемнең почтасына җибәрә аласыз. Укытучылар көнендә нәтиҗә ясарбыз. ❤ Укытучы һөнәренең абруен бергәләп күтәрик!