✅ Укучыларыбыз Әтнә театрында «Намус эше» спектаклен карадылар.
✅ Укучыларыбыз Әтнә театрында «Намус эше» спектаклен карадылар. Бүген, 23 нче октябрь көнне, Күңгәр урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары «Пушкин картасы» проекты кысаларында Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында булып кайттылар. Алар язучы Рөстәм Галиуллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Намус эше» драмасын карадылар. Әлеге сәхнә әсәре якташыбыз — Советлар Союзы Герое, гвардия генерал-лейтенанты Гани Сафиуллинның тормышына һәм батырлыгына багышланган. Спектакльнең үзәгендә җиңүләр хроникасы гына түгел, ә геройның эчке үсеш юлы күрсәтелә. Драма батырлыкның чын бәһасе турында сөйли: генерал-лейтенант Гани Сафиуллин солдатларны сугышка алып баручы гына түгел, ул һәр кеше гомере өчен җаваплылык йөген күтәрүче шәхес буларак гәүдәләнә. Нәкъ менә шушы эчке көрәш аны чын лидер итеп таныта. Әлеге тирән мәгънәле спектакль өлкән сыйныф укучыларында зур кызыксыну уятты, аларны ватанпәрвәрлек, намус һәм җаваплылык турында тирән уйлануларга этәрде. «Пушкин картасы» проекты яшьләргә тарихыбызны өйрәнергә һәм милли мәдәниятебезгә якынаерга искиткеч мөмкинлек бирә. Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в проектах Приволжского федерального округа: Олимпиада “IQ ПФО”, Фестиваль “ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО”, проект ПФО “Герои Отечества”, проект “Гвардеец” ПФО, мероприятиях Российского общества “Знание”, а также федерального проекта “Навигаторы детства”, реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ