🍂 Күңгәр урта мәктәбендә "Уңыш бәйрәме" узды.
🍂 Күңгәр урта мәктәбендә "Уңыш бәйрәме" узды. 23 нче октябрь көнне мәктәбебездә 5–7 сыйныф укучылары катнашында "Уңыш бәйрәме" оештырылды. Әлеге чара укучыларда игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү һәм ипи кадерен белергә өйрәтү максатыннан үткәрелде. Бәйрәмне укучылар үз куллары белән ясаган көзге күргәзмә бизәп торды. Балалар әзерләгән композицияләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Укучылар башкаруында яңгыраган шигырьләр һәм җырлар көзнең иң матур ел фасылы икәнен тагын бер кат дәлилләде. Чара барышында балалар көзге табигатькә багышланган табышмакларга җаваплар таптылар, күңелле уеннарда катнаштылар. Очрашуның мәртәбәле кунагы — Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы Ирек Галиев булды. Ул балаларга үзенең күпьеллык эш юлы, хезмәт сөючәнлекнең мөһимлеге һәм туган җиргә мәхәббәт турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар һәм хезмәт батырына рәхмәтләрен җиткерделәр. Мондый чаралар яшь буында изге хезмәткә дөрес караш тәрбияли. Мәктәбебезгә килеп, балалар белән үз тәҗрибәсен уртаклашкан Ирек Галиевка тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в проектах Приволжского федерального округа: Олимпиада “IQ ПФО”, Фестиваль “ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО”, проект ПФО “Герои Отечества”, проект “Гвардеец” ПФО, мероприятиях Российского общества “Знание”, а также федерального проекта “Навигаторы детства”, реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ