Лагерьда 13 нче көн — «Бердәм гаиләдә»! 🌍🎒 — 15 июня 2026 г. в 15:28:24.788
Лагерьда 13 нче көн — «Бердәм гаиләдә»! 🌍🎒 Бүгенге көнебез чын дуслык һәм бердәмлек билгесе астында узды. Иртәнге зарядка һәм аштан соң, лагерьда төрле милләт костюмнары фестивале оештырылды. Балалар милли киемнәрне тәкъдим итеп, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Аннары табигать кочагына кызыклы экскурсия ясадык. Төшке аштан соң асфальтта рәсемнәр ясап күңел ачтык. Көнне исә бик җылы «Минем хакта сөйлә әле» дуслык учагы белән йомгакладык. Бүген һәркем үзенең игелеклелеген һәм дуслыгын тагын бер кат исбатлады! 🌱🎨🔥 #МБОУКушманскаяООШ #тринадцатыйденьлагеря

