Лагерьның 14 нче көне "Иҗат нуры" исеме астында узды. Иртә музыкаль зарядка ясаудан һәм... — 16 июня 2026 г. в 13:54:14.357
Лагерьның 14 нче көне "Иҗат нуры" исеме астында узды. Иртә музыкаль зарядка ясаудан һәм туклыклы тәмле аш ашаудан башланып китте. Көннең беренче яртысы иҗади эшчәнлеккә багышланды. "Йолдызлы сәгать" бәйгесендә балалар дүрт командага бүленеп, дүрт төрле номинациядә катнаштылар. Үзләренең җыр, бию, сүз сәнгате ягыннан осталыкларын күрсәттеләр. Саф һавада спорт уеннары, футбол уены балаларга яхшы кәеф бүләк итте. Көн күңелле һәм файдалы үтте. #МБОУКушманскаяООШ #четырнадцатыйденьлагеря

