Мәктәбебез бакчасында җәйге практика гөрли! — 11 июля 2026 г. в 11:15:58.871
Мәктәбебез бакчасында җәйге практика гөрли! Җәйге каникул вакытында да мәктәп тормышы дәвам итә! Укучыларыбыз мәктәп бакчасында җәйге практикада актив катнашалар. Хезмәт күнекмәләре алучы 6 нчы сыйныф укучылары икенче икмәк- бәрәңге җирен тагын бер кат чүптән арындырдылар. Шулай ук алар теплицадагы помидорларга сулар сибәләр, чәчәкләрне тәрбиялиләр, бакчаны чүп үләннәреннән чистарталар. Бу эш барышында балалар хезмәт сөючәнлеккә өйрәнәләр, табигатьне яратырга һәм сакларга күнегәләр. Мәктәп бакчасы укучыларыбызның тырышлыгы белән көннән-көн матурлана!

