Мәктәп бакчасында эш кайный! — 21 июля 2026 г. в 21:01:56.361
Мәктәп бакчасында эш кайный! Мул уңыш үстерү һәм җыйнап алуга балаларның һәм зурларның бердәм тырышлыгы белән генә ирешеп була. Бишенче сыйныфның да практика вакыты килеп җитте. Укучылар актив рәвештә чәчәкләрне тәрбиялиләр, яшелчәләр үстерәләр, бакчаны чүп үләннәреннән чистарталар. Бу эш барышында балалар хезмәт сөючәнлеккә өйрәнәләр, табигатьне яратырга һәм сакларга күнегәләр. Мәктәп бакчасы укучыларыбызның тырышлыгы белән көннән-көн матурлана!

