Мәктәбебез чәчәкләр кочагында! 🌺🌿 — 24 июля 2026 г. в 10:40:21.381
Мәктәбебез чәчәкләр кочагында! 🌺🌿 Ямьле җәй аенда мәктәп бакчасында чын матурлык хөкем сөрә. Бакчабыздагы төрле төстәге чәчәкләр дәррәү чәчәк атып, күзләрне куандыра. Бу гүзәллек укучылар һәм укытучыларның җәйге бакча эшләрендә куйган зур һәм җаваплы хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килде. Түтәлләрне чүптән арындыру, су сибү эшләре үз җимешен бирде. Бакчабызга ямь өстәгән һәркемгә чиксез рәхмәт! #МБОУКушманскаяООШ

