Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирәләр, дулкынландыргыч мизгелләр булып һә... — 26 мая 2026 г. в 21:02:19
Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирәләр, дулкынландыргыч мизгелләр булып һәркемнең күңел түрендә сакланыр ул. Соңгы кыңгырау... Мәктәп елларына бәйле бу бәйрәмнең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?! Соңгы кыңгыраулар чыңы Кыңгыраулар чыңы, Аерылышу моңы – Мөлдерәмә тулы күңелләр. Бергә үткән еллар, Бергә откан җырлар Һич тә онытырлык түгелләр. Мәктәп сукмагыннан Озатырга безне Ашыкма син, соңгы кыңгырау! Яшьлек елларыннан Тормыш юллларына Чакыручы тәүге яңгырау. Кыңгыраулар чыңлый, Егет-кызлар җырлый, Ник соң шулай моңсу тавышлар? Кыңгыраулар чыңы, Бергә чакның соңы – Кемне кая илтер язмышлар?! Әле кайчан гына, Бик оялчан гына – Парлап бию бәйрәм кичендә. Иң беренче сөю, Аңлата алмый көю Сакланачак һәркем исендә. Күз нурларын түгеп, Безгә белем биреп, Ясамагыз, диеп, хаталар. Өйрәттегез безне, Онытмабыз сезне, Укытучы абый-апалар!