Безнең лицейның 9 нчы сыйныф укучылары «Туган Ватаныма дан җырлыйм»дигән искиткеч патри...
Безнең лицейның 9 нчы сыйныф укучылары «Туган Ватаныма дан җырлыйм»дигән искиткеч патриотик концерт программасында булдылар. Музыкаль-шигъри кичә ике истәлекле датага — Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм Советлар Союзы Герое, легендар шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган. Татарстан Республикасының атказанган артисты, уникаль автор-башкаручы Закир Шаһбан, шулай ук танылган татар шагыйрәсе Гөлүсә Шаһбан укучылар алдында чыгыш ясадылар Программа бер сулышта үтте һәм тамашачыларның йөрәкләрендә тирән эз калдырды. Закир Шаһбан башкаруында баян һәм гитарада язылган виртуоз инструменталь әсәрләр залны беренче аккордлардан ук яулап алды. Сәхнәдән Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм башка фронтовик шагыйрьләрнең үлемсез шигырьләре яңгырады, алар Җиңүнең бөек тарихи әһәмиятен искә төшерде.