МБОУ "Лицей №149 с татарским языком обучения" Советского района г.Казани
Школы и вузы · 30 сентября 2026 г.
🎶 Милли моңнар — күңелләрдә!
🎶 Милли моңнар — күңелләрдә! Бүген лицеебызның актлар залында 6–7 нче сыйныф укучылары өчен истә калырлык матур очрашу узды. Бездә кунакта — Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле! 2002 елдан коллективны Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов җитәкли. Очрашу җылы һәм күңелле атмосферада үтте. Артистлар укучыларыбызга үзләре һәм иҗатлары турында сөйләделәр, татар халкының бай музыкаль мирасын тәкъдим иттеләр. Программада матур чыгышлар гына түгел, балаларны да җәлеп иткән кызыклы интерактивлар булды. Көлү, алкышлар, күтәренке кәеф — зал бер мизгелгә дә тынмады! 👏 Укучыларыбыз очрашудан бик күп уңай тәэсирләр алды. Мондый чаралар балаларга милли мәдәниятебезнең матурлыгын тоярга, халык иҗатына һәм татар музыкасына тагын да якынаерга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленә искиткеч чыгыш, җылы аралашу һәм онытылмас хис-кичерешләр өчен зур рәхмәт! ❤️🎵 ━━━━━━━━━━━━━━━━━━━━ Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации #Татарстан #МиллиМәдәният #ТатарМузыкасы #Фольклор #Лицей149
Канал в каталоге Максиметера
873 подписчиков · Школы и вузы