МБОУ "Лицей №149 с татарским языком обучения" Советского района г.Казани
Образование · 5 октября 2026 г.
💐Укытучылар көне белән!
💐Укытучылар көне белән! Бүген без үзләренең белемнәрен, көчләрен һәм күңел җылысын балаларга багышлаган кешеләрнең һөнәри бәйрәмен — Укытучылар көнен билгеләп үтәбез! Укытучы — ул белем бирүче генә түгел. Ул укучыга үз көченә ышанырга ярдәм итүче, яңа үрләргә рухландыручы, дөрес юл күрсәтүче һәм һәр баланың уңышына чын күңелдән сөенә белүче остаз. Укытучының хезмәте һәр кешенең тормышында тирән эз калдыра. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә сабырлыгыгыз, зирәклегегез, һөнәри осталыгыгыз һәм балаларга биргән күңел җылыгыз өчен зур рәхмәт! Һәр дәресегез кызыклы ачышларга, укучыларыгызның уңышлары горурлыкка әйләнсен. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, иҗади уңышлар һәм бетмәс-төкәнмәс көч телибез! Укучыларыгызның ихлас рәхмәте, хөрмәте һәм елмаюлары һәрвакыт сезнең белән булсын! ❤️ Бәйрәм белән, кадерле укытучыларыбыз! Укытучы көне белән! 💐 ━━━━━━━━━━━━━ Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #ДеньУчителяНД #Благодарю