13 нче май көне Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатның 6-8нче сыйныф укучылары "Ша... — 16 мая 2026 г. в 08:38:24.118
13 нче май көне Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатның 6-8нче сыйныф укучылары "Шаян тв” каналында уздырыла торган “Тамчы шоу “ интеллектуаль-күңел ачу бәйгесендә катнаштылар. Командаларбызны "Сәләтлеләр” һәм "Хыялыйлар","Белем учагы" һәм "Фикердәшләр"дип исемләдек. Уен бик күңелле үтте. Укучылар бәйгенең барлык сорауларына җавап бирделәр,бик теләп катнаштылар.Бу чарага укучыларны татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләделәр. Барлык катнашучылар дипломнар һәм Яшь тамашачылар театрына билетлар белән бүләкләндләр. Иң зур бүләк - уенда катнашу тәэсирләре!

