13нче майда Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей- интернат укучылары Казанда Муса Җәлилнең му... — 16 мая 2026 г. в 05:42:58.946
13нче майда Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей- интернат укучылары Казанда Муса Җәлилнең музей-квартирасында экскурсиядә булдылар. Балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән якынрак таныштылар. Укучылар электрон Моабит дәфтәрен күреп, андагы тупланган шигырьләрен укый һәм тыңлый алдылар. Шулай ук шәхси әйберләрен,сугыш алдыннан гаиләсе белән торган бүлмәсен,кабинетын альбомындагы фото сурәтләрен күрделәр. Укучылар сәяхәттән шагыйребез турында яңа мәгълүмат туплап, патриотик хисләр белән илһамланып кайттылар.

