Лагерьның. 13 нче көне — 15 июня 2026 г. в 13:32:54.605
Лагерьның. 13 нче көне — «Бердәм гаиләдә»! девизы астында узды. Иртәнге зарядканы әниләребез белән бергә ясадык. Иртәнге аштан соң, лагерьда төрле милләт костюмнары фестивале оештырылды. Балалар милли киемнәрне тәкъдим итеп, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Аннары табигать кочагына кызыклы экскурсия ясадык. Төшке аштан соң асфальтта рәсемнәр ясап күңел ачтык. Көнне исә бик җылы «Минем хакта сөйлә әле» дуслык учагы белән йомгакладык. Бүген һәркем үзенең игелеклелеген һәм дуслыгын тагын бер кат исбатлады! #МБОУМуралинскаяООШ #тринадцатыйденьлагеря

