Әгәр яшен вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышыгыз. — 17 июля 2026 г. в 15:20:34.412
Әгәр яшен вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышыгыз. ❗❗Урманда калсагыз... ⚡ Яшенле яңгыр башланса, ачык яланга чыгарга тырышыгыз, биек яисә аерым үсеп утыручы агач астында тормагыз, аның кәүсәләренә кагылмагыз. ⚡ Янган учак янында утырмагыз: кайнар һава яхшы электр үткәрүче булып тора. ⚡ Агачка менмәгез. ❗❗Ачык урында булсагыз... ⚡ Яшен иң биек урынга суга, шуңа да калкулыкларда басып тормагыз. Металл коймалар, электр линияләре яныннан ерак китегез, яланаяк йөрмәгез, печән яки салам өеменә качмагыз. Ток үткәргеч әйберләрне: көрәк, сәнәк, чалгыларны баш өстенә күтәрмәгез. ⚡Яшен вакытында спорт уеннары уйнамагыз, хәвеф янаган урыннарда төркем белән басып тормагыз. ❗❗Елга-күл буенда икәнсез... ⚡ Яшен вакытында су коенмагыз, сулык янында утырмагыз, көймәдә йөзмәгез, балык тотмагыз.

