💫Кадерле укытучылар, хөрмәтле мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары!
💫Кадерле укытучылар, хөрмәтле мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм!🍁❤️ 🌟Укытучы һәр кешенең тормышында иң мөһим роль уйнаучыларның берсе. Сез һәр кешенең тормышына үз сулышыгызны, үз карашыгызны кертәсез. Еллар буе йөзләгән-меңләгән балага җан җылыгызны, энергия, көчегезне эчкерсез рәвештә өләшкәннән соң да, шундый мөлаем булып кала алуыгыз, ихласлылыгызны югалтмавыгыз безне сокландыра. 🌟 Бүгенге бәйрәм көнендә чын күңелдән һәммәгезгә дә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, намуслы хезмәтегездә уңышлар һәм яңа үрләр яулавыгызны телим!❤️🧡💚 Мәгариф бүлеге җитәкчесе Ильмас Хәмидуллин