Сабантуй - 2026.Бәйрәм белән!
Сабантуй - 2026.Бәйрәм белән! Туган авылыбызда шаулап-гөрләп, авылыбыз тормышын ямьләп Сабантуй бәйрәме булып узды.Олылар да, балалар да көн буе күңел ачтылар, милли уеннар уйнап истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Быелгы бәйрәм дә күңелләрдә матур хәтирәләр калдырды:алга таба да игелекле гамәлләр кылу өчен ел буена җитәрлек көч-куәт,дәрт һәм илһам өстәде. Туган авылдан читтә яшәүче авылдашларыбыз, килгән кунаклар, балалар,барлык катнашучылар бәйрәм оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.