Төбәкара җәйге ял аланы. — 20 августа 2026 г. в 05:10:50.621
Төбәкара җәйге ял аланы. Арча педагогия көллияте базасында татар телендә сөйләм практикасын үстерү юнәлешендәге "БЕЗ-ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ" төбәкара җәйге ял аланы оештырылды. Әлеге күңелле дә, файдалы да ял аланында Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән балалар ял итте.Алар арасында мәктәбебез укучылары Ахунова А. һәм Шәмсиева Я. дә булуы куандыра. Туган тел укытучыбыз Хәмидуллина З.Я. ял итүчеләр белән "Җәй яме чәчкә белән" дигән осталык дәресе үткәрде.

