Кунаклар каршыладык. — 15 августа 2026 г. в 02:45:13.092
Кунаклар каршыладык. 14 августта Урта Аты авыл җирлегендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрелде. Утырышта катнашучылар Урта Атыда мәчеттә, Түбән Аты авыл җирлегенең административ бинасында, китапханәдә, фельдшер-акушерлык пунктында, мәдәният йортында һәм мәктәптә булдылар. Район башлыгы Алмаз Хисметдинов мәктәбебез тормышы белән кызыксынды, укучылар һәм укытучылар белән аралашты.

