Бүген, мәктәбебезне тәмамлаган түземле, батыр, СВОдан ялга кайткан укучы белән очраштык. — 8 мая 2026 г. в 17:54:01.946
Бүген, мәктәбебезне тәмамлаган түземле, батыр, СВОдан ялга кайткан укучы белән очраштык. Күзләрендә ялкын, сүзләрендә хакыйкать. Ул — Ватанны саклаучы, иленә бурычын үтәгән чын ир-егет. Аның белән сөйләшкәндә, йөрәктә горурлык хисе уяна. Кечкенәдән үк мәктәбебездә тәрбияләнгән бу бала бүген — безнең өчен үрнәк, киләчәк буынга горурлык. Очрашу җылы, ихлас атмосферада узды. Аның һәр сүзе — тормыш сабагы. Без синен белән горурланабыз, рәхмәт әйтәбез. Яшә, гөрләп яшә, батыр укучы!

