МБОУ "Новочутинская ООШ" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан
Образование · 1 июня 2026 г.
30 май көнне укучылар белән берлектә авылның иң матур урыны - Зур чишмәгә экскурсия ... — 1 июня 2026 г. в 08:35:26.125
30 май көнне укучылар белән берлектә авылның иң матур урыны - Зур чишмәгә экскурсия оештырдык. Ул Балаларны яклау көненә багышлап үткәрелде. Башта чишмәнең тирә-ягына чәчкәләр, куаклар утырттык, чүп үләннәрен утадык. Аннан өстәлләр әзерләп, чишмә буенда тәмле чәйләр эчтек, саф һава суладык, кошлар тавышын тыңладык. Директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Вәлитова Г.Р. укучылар белән хәрәкәтле уеннар уздырды. Экскурсия бик күңелле үтте.

