МБОУ "Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича" Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Образование · 24 апреля 2026 г.
Кар сулары шаулап, гөрләвекләр булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган вакы... — 24 апреля 2026 г. в 08:58:03.770
Кар сулары шаулап, гөрләвекләр булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган вакытта, шаулап-гөрләп яз ае – апрель килгәндә безнең яраткан шагыйребез – Г.Тукай туган. Ул, кечкенәдән үк ул моңлы булып, шигырьләр, әкиятләр, халкыбызның җырларын тыңлап үскән. Үсә төшкәч үзе дә шигырьләр, әкиятләр язган. Аның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне сакларга өнди. Без сөекле Тукаебызның иҗатын яратып өйрәнәбез һәм төрле чаралар үткәрәбез. Бүген мәктәптә, Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, бөек шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

