"Дуслык" мәктәп яны лагеры — 20 июня 2026 г. в 15:28:58.748
"Дуслык" мәктәп яны лагеры День Дружбы Народов Бүген безнең лагерьда Сабантуй бәйрәме булып узды. Бәйрәм гадәти Сабантуйлардан бернәрсәсе белән дә аерылмады. Балалар барлык уеннарга да бик теләп катнаштылар: йомырка кабып та, капчык киеп тә йөгерештеләр, таяк та, аркан да тарттылар, чүлмәк тә ваттылар👍🎉🌾 Шулай ук балалар безне үзләренең иҗат номерлары белән сөендерделәр - алар татар мәдәниятенең бөтен байлыгын күрсәтеп, җырлар, биюләр башкардылар! 🥰 #Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ

