МБОУ "Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой"
Образование · 8 сентября 2026 г.
✍️ ТАТАРЧА ДИКТАНТ - 2026🌍 — 8 сентября 2026 г. в 13:43:04.809
✍️ ТАТАРЧА ДИКТАНТ - 2026🌍 Бүген безнең мәктәптә бик мөһим һәм матур чара – республикабызның барлык халыклары телләренә багышланган «Диктантлар» акциясе узды. Бу акция – «Россия – халыклар йорты» дип аталган Бөтенроссия диктанты кысаларында үткәрелде. Акциябезнең төп максаты – Татарстан Республикасында яшәүче төрле милләт вәкилләренең туган телләренә хөрмәт һәм игътибарны арттыру, телләрнең байлыгын һәм мөһимлеген ассызыклау иде. Укучыларыбыз татар, рус һәм башка милләт телләрендә диктантлар яздылар. Бу диктантлар телне дөрес куллану осталыкларын гына түгел, ә һәр халыкның үз тарихы, мәдәнияте һәм тел мирасы барлыгын да искә төшерде.🎗️ Без киләчәктә дә тел байлыгыбызны саклау, үстерү һәм башка халыклар телләренә хөрмәт белән карау юнәлешендә эшлибез. Акциядә катнашкан һәр укучыбызга зур рәхмәт! 🙏 #НовокинерскаяСОШ #Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #КомандаВоспитанияАрска #новокинерскаяСОШ Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО; мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.

