МБОУ "Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой"
Образование · 8 сентября 2026 г.
🔔📚АТНАЛЫК ЛИНЕЙКА: ЯҢАЛЫКЛАР ҺӘМ УҢЫШЛАР — 8 сентября 2026 г. в 06:45:22.892
🔔📚АТНАЛЫК ЛИНЕЙКА: ЯҢАЛЫКЛАР ҺӘМ УҢЫШЛАР Бүген безнең мәктәптә атна саен үткәрелә торган гомуммәктәп линейкасы булып узды. 🔉 Линейка барышында 11 нче сыйныф җитәкчесе Алия Нурисламовна сүз алды. Ул укучыларга үзенең киңәшләрен җиткерде һәм уку процессында алга куелган бурычларны искәртте. 🎯 Аның чыгышыннан соң, мәктәп директоры Хәмбәл Хабилович укучыларга мәктәп кагыйдәләрен үтәүнең, тәртипле булуның һәм белемгә омтылырга кирәклеген тагын бер кат әйтеп үтте һәм барыбызга да уңышлы, имин уку атнасы теләде.🔔 Шулай ук 11 нче сыйныф укучыбыз Гарифзянова Амалия экология буенча муниципаль олимпиадада катнашып, “ТатАрчаЭкология” проекты кысаларында призёр дипломы белән бүләкләнде!🏆 Безнең өчен һәр линейка – ул яңа көч алу һәм бердәм булып эшләүнең бер адымы. Барлык укучыларыбызга да бу атнада зур уңышлар телибез!💙 #Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #КомандаВоспитанияАрска #новокинерскаяСОШ Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО; мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации

