МБОУ Подлесношенталинская ООШ Алексеевского муниципального района РТ
Образование · 24 апреля 2026 г.
Әдәби кунакханә — 24 апреля 2026 г. в 04:14:08.494
Әдәби кунакханә “Тукай дөньясына сәяхәт” Г.Тукай үзенең яшендәй кыска вакыт эчендә балкып калган гомеренең һәр минутын халыкка багышлаган. Аның әсәрләре безнең туңган күңелләребезне эретә, җаннарыбызны җылыта... Мәктәп китапханәсендә 5-8 нче сыйныф укучылары белән “Тукай дөньясына сәяхәт” дигән әдәби кунакханә оештырылды. Укучылар Г.Тукайның драматург Г. Кариевка, апасы Газизә Госмановага, С.Сүнчәләйгә язган хатларны укып, ул хатларда шагыйрьнең шулкадәр җылы фикерләр язуына сокландылар. Шулай ук С. Хәким, И.Юзиев, Х.Туфан, Р.Миңнуллин һәм башка шагыйрьләрнең Г. Тукайның үзенә, иҗатына зур бәя бирелгән шигырьләре белән таныштылар.

