МБОУ Подлесношенталинская ООШ Алексеевского муниципального района РТ
Образование · 17 апреля 2026 г.
Казан - 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы» — 17 апреля 2026 г. в 10:16:13.212
Казан - 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы» Казан 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак. Мондый карар Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә узган ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә кабул ителде (2025 елның 12-13 феврале). Шул уңайдан мәктәбебездә «Казан - 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы» дигән бердәм дәрес уздырылды. Укучылар әлеге елга бәйле булган вакыйгалар планы белән таныштылар, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның бу чараларның тиешле югарылыкта үткәреләчәге турындагы фикерләрен тыңлап, шундый нәтиҗә ясадылар: Казанга Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирү халыкара хезмәттәшлеккә, тәҗрибә уртаклашуга һәм төрле мәдәниятләр һәм цивилизацияләр арасында элемтәләрне ныгытуга яңа мөмкинлекләр ачачак. Ислам мәдәнияте музеена виртуаль экскурсия укучыларда зур кызыксыну уятты. Ислам мәдәнияте музее — «Казан Кремле» музей-тыюлыгының музей бүлекчәләренең берсе. Музей Казан Кремле территориясендә урнашкан Колшәриф мәчетенең аскы катында урнашкан[. Музей 2006 елның 21 февраленнән эшли. Ул Россиядә Идел буе һәм Урал буе төрки-татар халыкларының ислам тарихына һәм мәдәниятенә багышланган бердәнбер музей.

