МБОУ Подлесношенталинская ООШ Алексеевского муниципального района РТ
Образование · 21 апреля 2026 г.
“Тукайны беләбез һәм яратабыз” — 21 апреля 2026 г. в 06:04:02.556
“Тукайны беләбез һәм яратабыз” Г.Тукай турында белемнәрне тирәнәйтү, шагыйрь иҗатына,тормышына карата кызыксыну, горурлык хисе тәрбияләү, телебезгә,әдәбиятыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан 2-4 нче сыйныф укучылары өчен “Тукайны беләбез һәм яратабыз” уен-викторинасы оештырылды. Уенда ”Шүрәле “ һәм “Су анасы” төркемнәре Г.Тукайның тормыш юлын, иҗтын белү буенча сорауларга җавап бирделәр, шигырьләрен сәнгатьле уку буенча көч сынаштылар. Укучылар шагыйрьнең “Пар ат”, “Туган тел” җырлары белән әлеге уенны тагын да җанландырып җибәрделәр. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган уенда дуслык җиңде.

