МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" Арского муниципального района РТ
Образование · 12 августа 2026 г.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе кысаларында Апаз авыл җирлегенә ... — 12 августа 2026 г. в 05:39:37.258
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе кысаларында Апаз авыл җирлегенә кергән Апаз, Хәсәншәех, Пөшәңгер мәктәбенең беренче сыйныфка баручы 13 укучысына мәктәп букчалары тапшырылды. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, тәрбиягә алынган балаларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына адреслы социаль ярдәм күрсәтү. Чарада Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Фарадисович, мәктәпләребезнең директорлары катнашты. Җитәкчеләребез беренче сыйныфка керүче балаларны һәм аларның әти-әниләрен истәлекле вакыйга белән котлап, укуда уңышлар теләделәр.

