🗣️Ура, авылга! — 2 июля 2026 г. в 06:48:30.261
🗣️Ура, авылга! 💥Укучыларыбыз бик күңелле лагерьда ял итә. 🔹Бу атнада районыбызда балалар өчен тагын бер кызыклы – “Ура, авылга!” дигән проект старт алды. Ул ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм “Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге ярдәмендә гамәлгә ашырыла. 🔹Лагерьлар Тимершык, Мишәбаш, Эзмә авылларында оешкан төстә дәвам итә. Өч авылга 200 гә якын бала ял итә. 🔹Лагерь сәгатьләре шимбә көнне Иләбәр авылы мәйданында күңелле Сабантуй белән төгәлләнәчәк. Бәйрәм чарасына сәхнә йолдызы Саидә Мөхәммәтҗанованың килүе дә көтелә.

