«Су юлын эзләп»: Илсур абый Сәгыйтов белән кызыклы очрашу
«Су юлын эзләп»: Илсур абый Сәгыйтов белән кызыклы очрашу Мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучылары педагог-оештыручылары Габделхакова Г. Р белән берлектә бик истәлекле һәм файдалы сәяхәткә чыктылар. Безнең юлыбыз авылдашыбыз Илсур абый Сәгыйтовка илтте. Бу очрашу гади генә экскурсия түгел, ә чын тарих дәресе булды. Илсур абый балаларга суның кадерен белергә, аның тарихына төшенергә ярдәм итте. Ул укучыларга борынгы коелардан су алуның нечкәлекләрен күрсәтте, колонка белән таныштырды. Балалар, бик кызыксынып, Илсур абыйның сөйләгәннәрен тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә дә онытмадылар. «Су юлы» дип аталган бу очрашу балаларның күңелендә тирән эз калдырды. Алар табигать байлыгы булган суга карата хөрмәт белән карарга өйрәнделәр. Безгә вакытын бүлеп, кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашкан Илсур абыйга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!