Хөрмәтле ветераннарыбызны ихтирам белән каршы алдык
Хөрмәтле ветераннарыбызны ихтирам белән каршы алдык Бүген мәктәбебездә бик кадерле һәм дулкынландыргыч көн булды. Өлкәннәр көне уңаеннан, без үзләренең гомерләрен укытучылык һөнәренә багышлаган, бүгенге көндә лаеклы ялдагы хезмәттәшләребезне – кадерле ветераннарыбызны, мәктәбебезгә кунакка чакырдык. Очрашу бик җылы атмосферада узды. Мәктәп бусагасын атлап керү белән, өлкәннәребезнең йөзләрендә елмаю балкыды, алар үзләренең элеккеге эш урыннарын, хезмәттәшләрен сагынып искә алдылар. Бәйрәмнең иң матур өлеше – 4, 5 нче сыйныф укучыларының чыгышы булды. Кечкенә артистларыбыз үзләренең җырлары, шигырьләре һәм биюләре белән кунакларыбызга чын бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Балаларның саф күңелдән әйткән рәхмәт сүзләре, аларның ихлас елмаюлары өлкәннәребезнең күңелен нечкәртте, күзләренә шатлык яшьләре китерде. Бу очрашу – буыннар арасындагы җепләрне ныгыту, өлкәннәргә булган хөрмәтебезне белдерү өчен тагын бер зур мөмкинлек булды. Безнең өчен сез – һәрвакыт үрнәк, сезнең тәҗрибәгез – безнең өчен зур хәзинә. Кадерле ветераннарыбыз, сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм озын гомер телибез! Безнең ишекләр сезнең өчен һәрвакыт ачык!