Гатиятовлар гаиләсен котлыйбыз🥉
Гатиятовлар гаиләсен котлыйбыз🥉 Узган җомгада Саба урта мәктәбе базасында «Беренчеләрне чакыру» Бөтенроссия проекты кысаларында «Гаилә командасы» спорт фестивале уздырылды. «Гаилә командасы» кебек чаралар гаилә традицияләрен ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм буыннар арасындагы элемтәләрне көйләүгә гаять зур өлеш кертә. Гатиятовлар гаиләсенең бердәмлеге, көче һәм җиңүгә омтылышы нәтиҗәсендә команда 3 урынга лаек булды. Бу — спорт кына түгел, ә бер-береңә ышаныч, ярдәм һәм команда рухының чын бәйрәме. Катнашканыгыз, үз көчегезне сынап карарга курыкмаганыгыз һәм мәктәбебез данын лаеклы яклаганыгыз өчен зур рәхмәт! Гаиләгезгә сәламәтлек һәм иминлек телибез! 🏆