ЯЗ СЫЛУЫ - 2026🌷 — 18 апреля 2026 г. в 18:51:58.772
ЯЗ СЫЛУЫ - 2026🌷 Безнең сөенечле хәбәребез бар!😊 Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган "Яз сылуы - 2026" бәйгесендә 10нчы сыйныф укучысы Хафизова Камилә һәм 2, 4нче сыйныф укучылары Исламова Әминә, Айзилә уңышлы чыгыш ясадылар.🔥 Кызларыбыз үзләренең биюләре, нәфис сүзгә осталыклары белән хөрмәтле жюриларны таң калдырды. Афәрин, кызлар. 🌺 "Иң сөйкемле кыз", "Иң уңган кыз", "Иң нәфис кыз", " Иң акыллы кыз" номинацияләрендә җиңү яуладылар һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. 👏 Кызларыбызны әлеге бәйгегә әзерләгән укытучыбыз Ләйсән Айратовнага һәм ярдәм иткән өчен Диләрә Наилевнага, кызларның әти-әниләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез! 🙏🌹

