Рәхмәт сиңа, бөек мәктәп, — 26 июня 2026 г. в 12:22:08.578
Рәхмәт сиңа, бөек мәктәп, Укытучыларың өчен, Сезнең алда горурланып Әйтәбез рәхмәт сүзен. Бүген 2026 нчы елның 26 нчы июнендә мәктәбебезнең тугызынчы сыйныф укучылары белем турында беренче документларын алдылар. Аттестат алу – һәр тугызынчы сыйныф укучысы өчен мөһим вакыйга, чөнки аттестат – мәктәпне тәмамлаучыларның уңышларына гомуми бәя бирү генә түгел, ә күп кенә балалар өчен олы тормышка юллама да. Шатлык уртаклашырга һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга ата – аналар, укытучылар килде. Балаларга укуда алга таба уңышлар теләүләре турында үгет – нәсихәт сүзләре яңгырады. Аттестатлар белән бергә актив тормыш позициясе өчен рәхмәт хатлары тапшырылды, ата – аналарга рәхмәт сүзләре белдерелде. Чыгарылыш сыйныф укучыларыннан укытучыларга, сыйныф җитәкчеләренә, ата – аналарга җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Барлык чыгарылыш укучыларын мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән котлыйбыз, чын күңелдән бәхет, максатларга ирешүләрен телибез.

