18 март — Кырымның Россиягә кушылу көне уңаеннан, 2 сыйныф укучылары белән «Кырымның Ро... — 18 марта 2026 г. в 10:15:46.444
18 март — Кырымның Россиягә кушылу көне уңаеннан, 2 сыйныф укучылары белән «Кырымның Россиягә яңадан кушылуы: Без бергә!» дип исемләнгән тематик класс сәгате узды.Балалар Кырым ярымутравының барлыкка килү тарихы, ярымутрауның географик урыны һәм ландшафты, табигать һәм климаты, халкы һәм икътисады, милли кухнясы, Кырым һәм Севастопольнең истәлекле урыннары турында кызыклы мәгълүматлар белделәр. Шулай ук укучылар 2014 елның 18 мартында референдум үткәрелү сәбәпләре турында да ишеттеләр, аның нәтиҗәсендә, «Кырым Республикасын Россия Федерациясенә кабул итү турында шартнамә» имзалануын белделәр. Һәркем үз тарихын истә тотарга, аның белән горурланырга һәм бу белемнәрне киләсе буыннарга тапшырырга тиеш. Шул рәвешле генә без илебезне көчле һәм бердәм итеп саклап кала алачакбыз. Россия һәм Кырымның бердәмлеген чагылдырган рәсемнәр ясадылар. . #добрыйтатарстан #командавоспитанияРТ

