Бүген 8 нче сыйныф укучылары "Туган якны өйрәнү" музеена сәяхәт ясадылар. Биредә 5 нче... — 29 апреля 2026 г. в 09:45:47.263
Бүген 8 нче сыйныф укучылары "Туган якны өйрәнү" музеена сәяхәт ясадылар. Биредә 5 нче сыйныф укучылары алар өчен мавыктыргыч экскурсия оештырды. Алар истәлекле, тарихи әйберләр, авылыбызның танылган шәхесләре, сугыш чоры батырлары белән таныштырдылар, әби-бабай белгән йолаларны искә алдылар, татар халкының милли киемнәре, яшәеше, сәнгать үрнәкләре, халык аваз иҗатына күзәтү ясадылар. Балалар экспонатларны зур кызыксыну белән күзәттеләр, игътибар белән тыңладылар. #добрыйтатарстан #командавоспитанияРТ #навигаторыдетстваРТ #СмакКорсинскаяСОШ #Минпросвещения #НавигаторыДетства #КомандаВоспитанияАрск #годнародногоединства #Командования #Арча #Мәгариф #АрчаМәгариф #Арсквоспитание

