12 нче март көнне мәктәптә яшьүсмерләр арасындагы хокук бозуларны кисәтү, терроризм һә... — 13 марта 2026 г. в 14:01:54.000
12 нче март көнне мәктәптә яшьүсмерләр арасындагы хокук бозуларны кисәтү, терроризм һәм экстремизм куркынычсызлыгы темасына гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Ата-аналар җыелышында Россия эчке эшләр министрлыгы Арча муниципаль районы буенча балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы, полиция лейтенанты Гатауллина Миләүшә Радик кызы, Курса Почмак авылы фельдшеры Хасанова Әлфия Хәлил кызы катнашты. Җыелышта балаларның укулары, мәктәптәге тәртипләре, алда үткәреләсе имтиханнар, интернет челтәрендәге куркынычсызлыгы, балигъ булмаганнарның хокук бозган очракта җаваплылыгы, укучыларның сәламәт тормыш рәвеше, начар гадәтләрне һәм тискәре күренешләрне кисәтү, терроризм һәм экстремизм куркынычсызлыгы, мәктәп белән гаиләнең хезмәттәшлеге турында сөйләшенде; "Предательство", "Предатели по найму”, "За пределом" документаль фильмнары буенча фикер алышулар булды. Җыелыш классларда дәвам итте.

