МБОУ "СОШ №9 г.Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Образование · 5 июня 2026 г.
☀️ Мәктәп лагеренда – Балалар Сабантуе! 🐎🎉 — 5 июня 2026 г. в 11:20:37.205
☀️ Мәктәп лагеренда – Балалар Сабантуе! 🐎🎉 Бүген безнең мәктәп яны лагеренда чын бәйрәм рухы хакимлек итте – без иң яраткан, иң күңелле милли бәйрәмебез Сабантуен билгеләп үттек! Бәйрәмебезгә мәртәбәле кунакларыбыз да килде: 🔸 Мәгариф идарәсе башлыгы Гыйләҗева Зөлфия Султангир кызы; 🔸 Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Шафикова Нәфисә Рим кызы; 🔸 Территориаль җәмәгатьчелек үзидарә җитәкчеләре Мәҗитов Мирхәтим Мирза улы, Самаров Риф Мөхтәр улы. 🍬 🍭 Елдагыча, күркәм традицияне дәвам итеп, җитәкчеләр бәйрәмгә буш кул белән килмәделәр – балалар татлы күчтәнәчләр алып килделәр. 💫Мәктәп директоры Гаяз Мөҗәһит улы Хәмидуллин үзенең котлау сүзендә балаларга ныклы сәламәтлек, җәйге айларда яхшылап ял итеп, яңа көч җыюларын һәм һәр көнне файдалы үткәрүләрен теләде. ✨ Сабантуй мәйданы гөрләп торды! Балалар төрле милли уеннарда үзләренең җитезлекләрен һәм көчләрен сынадылар: 🏃♂️ Капчык киеп йөгерү – иң күңелле һәм кызыклы ярышларның берсе булды; 🥚 Кашыкка йомырка салып йөгерү – балалардан зур игътибарлылык таләп итте; 🏺 Чүлмәк вату – мәйданга җыелучыларны аеруча дулкынландырды. Күтәренке кәеф, балаларның шат авазлары һәм җиңү дәрте мәктәп ихатасын тутырды. Бу көн һәр баланың күңелендә якты истәлек булып калыр дип ышанабыз! 🤩 Барлык укучыларга да күңелле яллар телибез! Сабантуебыз котлы булсын! 👋🍦

