МБОУ "СОШ посёлка Новый" Тукаевского муниципального района РТ
Образование · 28 мая 2026 г.
Онтылмаслык чыгарылыш кичәсе🕊 — 28 мая 2026 г. в 10:36:25.547
Онтылмаслык чыгарылыш кичәсе🕊 Яңа поселогы урта мәктәбенең 4 А классы укучылары, класс җитәкчесе һәм дә ата-аналар бу көнне мәңге дә онытмаслар мөгаен. 24 нче май көнне алар өчен югары дәрәҗәдә оештырылган чыгарылыш кичәсе булды. Алдан сөйләшкәнчә бәйрәмгә килүчеләргә милли юнәлештәге ак һәм зәңгәр төсләрдән торган киемнәрдән килергә диелде. Чынлап та малайлар түбәтәйләрдән, кызлар чәчәләренә зәңгәр тасмалар тагып, ә әниләр калфаклардан килгәннәр иде. Фотозона да күз явын алырлык матур, зәвыклы бизәлгән: Самавар, чигелгән тастымалар, сандык. Һәрбер бала шушы элекке сандык янында роза чәчәге тотып әниләрен каршы алды һәм алар бергә кызыл юлдан үттеләр. Кече сабантуй бәйрәме булды бу бәйрәм. Әти-әниләр дә балалар да команда белән уеннарда катнаштылар, җиңделәр, сөенделәр! Заманча биюләргә каршы элеккеге биюләр белән җавап бирү дә элеккеге белән бүгенгене бәйләүне кызыклы, яңалыклы уен итеп кабул итте балалар да, зурлар да. Бигрәк тә әтиләрнең актив катнашуы сөендерде! Баянчы-курайчы килеп балаларга бу уен коралларында уйнау серләрен күрсәтте, бу да балаларда зур кызыксыну уятты. Класс җитәкчеләре Ландыш Фәнис кызы һәр укучысына махсус әзерләгән “самолет” (линейка һәм ручка) бүләк итте. Аларга “ Белемгә омтыл” дигән теләкләр язылган иде. Әти-әниләр үз чиратында балаларга сертификат һәм альбомнар бүләк иттеләр. Бәйрәмнең бик матур бер бизәге - балалар белән шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева махсус язып биргән мөнәҗәтне башкару булгандыр мөгаен. Бу да балаларны миллилеккә тартуның бер мөһим юнәлеше. Әти-әниләр мөнәҗәтне бик тә бирелеп тыңладылар, чөнки аның һәрбер сүзе тәрбияви, милли моң белән сугыралгын. Бәйрәм ахырында әти-әниләр әзерләгән зур торт белән чәй эчеп салют атуын тамаша кылдык. Аннары милли татар көйләренә биедек-җырладык! Бу искиткеч матур бәйрәм һәркем күңелендә онтылмаслык тәэсир калдырды. Бәйрәмне шулай тәфсирләп язуыбыз башкалар өчен дә үрнәк булсын дигән теләктән чыгып язылды. Бердән балалар татар теленә, аның гореф-гадәтләренә тартыла, икенчедән, укытучылар, ата-аналар белән бергә булу, бәйрәм итү аларны тагы да дуслаштыра, күңелләрен күтәрә. Безнең бәйрәм дә онтылмаслык, матур, файдалы, кызыклы үтте.

