Рәхмәт белдерәбез! 🌸 — 29 мая 2026 г. в 08:18:51.571
Рәхмәт белдерәбез! 🌸 28 нче май көнне үткәрелгән Балалар сабан туеннан бер генә бала да бүләксез кайтып китмәде. Күп төрле уен-бәйгеләрдә катнашып, бүләк откан балалардан тыш, 2025-2026 нчы уку елында зур күрсәткечләргә ирешкән, укуда, спортта, иҗатта зур уңышлар яулаган укучыларыбызга һәм аларның остазларына, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге бүләкләрне тапшырырга зур өлеш керткән Ядегәр авылы җирлеге халкына һәм түбәндәге иганәчеләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Менә алар: Түбән Шәмәрдән һәм Ядегәр авыллары мәчетләре, Фәрит һәм Рузилә Рахимовлар, Файзуллин Айдар, Башаров Илдус, Даутовлар гаиләсе, Мубараков Рамазан, Гарипов Дамир, Вәсилә апа, Мамлиев Марат, Габбасова Илсөя, ООО "Восток" һәм ООО "Нәүрүз" ширкатьләре, ООО "Восток" ширкатеннән төзүче Марсель. Эшләгән изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

